Вторник, 14.05.2024, 16:24
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2016 » Февраль » 4 » «Без - табигатьнең бер гөле».
13:34
«Без - табигатьнең бер гөле».

2015 елда игълан ителгән Әдәбият елы үтеп китсә дә, халык иҗаты һәм көнкүреше музее өчен ул быел да әле дәвам итә.

Кулымда Бакташ поселогында яшәп иҗат итүче Нәбиуллина Минниса Ибраһим кызының «Без - табигатьнең бер гөле» исемле шигырьләр җыентыгы. Китапның тышлык рәсеме дә, эчке бизәлеше дә, төсле фотолары да үзенә тартып тора.

Бер мизгелгә оҗмахка тиң Бакташны чолгап алган матур табигать китап эченә кереп урнашкан диярсең. Китапны автор үз хисабына чыгарды, шуңа күрә тиражы да әллә ни түгел – 50 экземпляр гына. Шулай да, бу җыентыкның музей хезмәткәрләренең тырышлыгы белән дөнья күргән 11 авторның 14 нче китабы нәшер ителүенә чиксез шатланам. Нигә дигәндә,  күп кеше бүген дә чамаламый торган Яңа Чишмә районыннан да шагыйрьләр, язучылар иҗат итеп, китаплар чыгарып ятсыннар әле!

Нәбиуллина Минниса Ибраһим кызы иҗаты белән мин соңгы елларда гына, районда чыгып килә торган “Яңа Чишмә хәбәрләре” газеталарында басылган шигырьләре буенча гына таныш. Андый шигырьләрне Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее елныкын елга, 2001 нче елдан башлап, җыеп, тегеп, үзенә бер китапчык – “Альманах” ясап бара.

Минниса апаның да шигырьләре шул китапчыкка кертелде, һәм 2015 елда чыккан “Авылым, мин синең тәлгәшең” диеп исемләнгән күмәк шигырьләр җыентыгында да 4 шигыре урын алды. Ул шигырьләр җыйнак кына, гади, шул вакытта тирән мәгънәгә ия булулары белән күңелгә кереп калды.

76 якташыбызның иҗатын берләштергән күмәк җыентык 2015 елның августында дөнья күргәч, һәр авторга ул җыентыкны шәхсән үзем тапшырып йөрдем. Беркөнне Бакташ поселогына да юл тоттым.

Капка төпләренә (әле белмичә) килеп туктадык. Матур бабай каршы алды, йортка кердек, уң якта шалаш ясап, виноград үсә, гөлләр чәчәк аткан, алмагачларда алмалар, үзе бер хозурлык, сокланып туймассың.

Менә кайда яши икән Минниса апа Илһамы! Өй эче дә ялт иткән, чәйнек тә чыҗлый башлады. Сөйләшеп киттек. Минниса апаның шактый гына “үзе өчен генә” язылган шигырьләре барлыгы ачыкланды. Киңәшә торгач, балаларга, оныкларга истәлек иеп, китапчык формасында калдырырга ниятләдек һәм бергәләп эшкә тотындык.

Минниса Ибраһим кызы Нәбиуллина 1937 елда Аксубай районының Яңа Дума авылында гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Сугыш чоры баласы буларак, ул вакытларның ачысын-авырлыгын татып үсә, белемгә омтыла, пединститут тәмамлый, Татар Әдәмсәсе авылына татар балаларына рус телен укытырга кайта, Бакташ егетенә кияүгә чыга.

Аннан тормыш Әлмәт шәһәренә илтә, биология укыта, завуч булып эшли. Пенсиягә чыккач, кабат авылга, ире Миңнегалинең туган Бакташына кайтып гомер итәләр. Авылның мәшәкатьләре күп булса да, юмор хисе тулы булган Бакташка карата да, аның халкына, табигатенә соклану белән ихластан язылган шигырьләре туа.

Шигырьләре җиңел языла, рифмалары да беренче, икенче юлларда ук үз урынын ала, шигырьләренең ахырында ике юлдан торган авторның йомгак кебек фикере дә бирелә. Бу – сирәк алым.

Шигырьләре юмор хисенә бик бай. Мәсәлән, “Бабай артык үзгәрмәде” шигырендә бабайның хатынына 70 яше белән бәбкәләр бүләк иткәч, “яшь килен ясады”,- ди. “Тагын ниләр бүләк итәр, яшем сиксәнгә җиткәч”, - дигән җөмләләре туа.

Бәхетне эзләү дә, аңа җавап бирү дә Минниса апа өчен авыр түгел. Ул уйлаганча, бәхете – балаларында, балаларын көтә сагына, каршы ала. Әни булуны да сәер хәл дип сыйфатлый. Кеше язмышына да гади философик җөмлә белән җаваплый. Оныкларына болай киңәш итә:

            Кеше – язган хәреф түгел,

            төзәтүе бик авыр.

            Яшьтән алган тәрбиясе

            Гомер буена калыр.

            Тырыш булса, белем алса,

            Үзенә юл табыр.

            Җир өстендә эзе калыр.

Ананың бар теләге – балаларының исән булуы.

Без игътибар итмәгән кечкенә генә күренешләрдән, әйберләрдән матурлык таба, сагыну хисен шулар аркылы белдерә: чикләвекле урманнар да, су буендагы вак таллар да, кискән таллар һәм зирекләр дә - аның күңел хәләте. Бигрәк тә туган нигезендәге өйне сүтүләрен, черегән кое сиртмәсен, нигезләрендә зур бер таш кына калуын, кайда икән балачагым бишеге дип, аны һәм чүпрәк курчакларын, таш атларын эзләнүләрне  – барысын да автор авыр кичерә.

Туган нигезне саклый алмавын болай аңлата:

            Нигезне саклап калалмыйм,

            Китә бит ул кыз бала.

“Кызганыч та, кызык та” шигыре Бакташның нәкъ үзен сүрәтли дә бирә. Әллә нинди калын романнар да язасы да юк.

Хәерле сәгатьтә, Минниса апа. Чагыштыруларың, күзәтүләрең, юмор телең тагы да алга таба камилләшсен, баесын, үзеңә иҗат дәртең, яшәү көчен, омтылышын арттырсын. Уңышлар һәм саулык – сәламәтлек телим.

Просмотров: 773 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Февраль 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29